ДК Железнодорожников

Халык хореография коллективы "Күңелле карусель"

Без балаларны 4 яшьтән биергә өйрәтәбез!

Народный хореографический коллектив «Весёлая карусель»

Җитәкчесе:

Конькина Нелли Әдһәм кызы

«Күңелле карусель» халык бию сәнгате коллективы үз тарихын 1998нче елның сентябреннән алып бара. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының № 1175-од номерлы карары нигезендә 2017нче елның 14 декабрендә коллективка «Үзешчән халык коллективы» исеме бирелә.

Биредә теләге булган 4 яшьтән өлкән балалар кабул ителә. Яңа килгән балаларның осталыкларына карап төркемнәрне төркемчәләргә бүлү каралган.

Солистлар яки яңа килгән балалар белән иске репертуарны өйрәнү өчен шәхси дәресләр үткәрелә. Коллективның төп бурычлары: концертларда чыгыш ясау, конкурсларда катнашу. Шуннан чыгып башкару техникасы һәм номерның заманча булуы беренчел әһәмияткә ия.

Әзерлек төркемнәрендә дәресләр 45 минуттан алып 60 минутка кадәр дәвам итә. Әзерлек елы балаларның бию сәләтен ачыклап, алга таба уку-укыту барышын булдыру өчен төркемнәр формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Кече төркем укучыларының әти-әниләре өчен елга ике тапкыр ачык дәресләр үткәрелә. Урта һәм өлкән төркемнәр ай саен Тимер юлчылар мәдәният сараеның концерт программалары һәм башка чараларында катнаша.

Ел азагында коллективның барлык балалары катнашындагы йомгаклау (хисап) концерты уздырыла.

«Күңелле карусель» Халык бию сәнгате коллективы төрле дәрәҗәдәге төрле чараларда актив катнашып ел саен Халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар яулый.

Контактлар:

Яңалыклар

«Зиләйлүк» халык җыр студиясе

«Зиләйлүк» халык җыр студиясе Без җырларга өйрәтәбез! Җитәкчесе: Нигъмәтҗанова Гөлия Габдулла кызы Instagram Whatsapp Вокал укытучысы Гөлия Габдулла кызы җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» студиясе 2011нче елдан бирле

Халык хореография коллективы
"Күңелле карусель"