Сарай турында
Түгәрәкләрнең төрлелеге, кино залы, үз өеңдәгечә рәхәт кафе, тирә-якта яшәүчеләр өчен уздырыла торган мастер-класслар, мәдәни мирасны саклауга юнәлгән чаралар – болар барысы да яңартылган Тимер юлчылар Мәдәният сараебыз турында.

Безнең тарих
«Чарлаклы йорт. Бу йорт күбрәк бакчалы агач утарга охшап тора иде, бер катлы, челтәрле итеп уелган йөзлекләргә чорналган тар биек тәрәзәле, бәйрәм көннәрендә флаглар эленә торган агач колонналы болдырлы, койма артыннан ук үтеп яткан тимер юллы, шул ук вакытта ишегалдында тыныч кына сулаган җирле һәм ирекле үскән үләнле».
Үзенең «Миләш» яшәгән йорт» китабында кече Ватаныбызның мәдәни тормышын башлап җибәргән тимер юлчыларның элеккеге клубын Ю.Л. Калинин нәкъ менә шулай тасвирлый. Безнең яктагы өлкән халыкның зур өлеше аны нәкъ шундый килеш хәтерли дә инде.
898 квадрат метр зурлыгындагы әлеге клуб 338 урынлык тамаша заллы һәм түгәрәкләр өчен берничә аерым бүлмәле гади һәм артык матурланмаган булган. Ә инде 1926нчы елда бу «гади» йортта ул замана өчен хас шундый «гади булмаган» тормыш башланып китә.
Вакыт агышы безнең бистәнең йөзен сиздермичә үзгәрткән. Тимер юллар төене тиз үсеш алганга күрә (тарихы белән музеебызда танышып була), аның белән бергә бистәбез дә үскән, ә клуб эшчәнлеге үзгәрмичә даими күтәрелеш кичергән. Иске йорт диварларында аңа инде кысырынкы булганлыгы ачык сизелә башлагач, моңа бәйле яңа һәм зур заманчарак бина төзү кирәклеге мәсьәләсе алга чыга.
Юдино бистәсе җәмәгатьчелеге РСФСР Югары Советының 5нче чакырылышы депутаты Т.Н. Зуевка үтенеч белән чыга; үз чиратында ул Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Юдино район комитеты һәм Аралашу юллары министрлыгы белән берлектә яңа бинаны төзүгә акча бүлеп бирүгә ирешә.
1959нче елның декабреннән башлап мәдәният үзәгенең шушы яңа бинасы 3нче номерлы Төзү идарәсе төзүчеләре тарафыннан кулланылышка бирелә. Клуб бистәнең үзәгендә искесе белән бер урамда, ләкин каршы очында – Олы Совет урамында урнашып, яңа статуска – Мәдәният йорты исеменә ия була.
Ул ике катлы төз колонналы 3397,5 квадрат метрлык корылма буларак гәүдәләнә. Эчендә урнашкан ике кинозалның зурысы 610 урынлык 572 квадрат метр, ә кечесе 300 квадрат метр зурлыгында булалар.
Мәдәният йортының рәсми ачылышы кичәсе 1960 елның 29 гыйнварында уза.
1996нчы елның февралендә Мәдәният йортына Мәдәният сарае статусы бирелә.
Ә 1996нчы елның 4нче августында Юдино бистәсенең тимер юлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яңартылган Мәдәният сараенда каршы ала. Яктыртылып торган баскычлары һәм сәхнәсендәге гобелен тукымасыннан эшләнгән пәрдәле һәм җайлы кәнәфиле 600 кеше сыйдырырлык җыйнак залы белән ялтырап тышкы яктан кабырчык токымы белән бизәлгән, ә эчтән мәрмердән ясалган сарай үзенең барлык матурлыгын күрсәтеп халыкка баса. Мәдәният сарае алдындагы мәйдан да яхшыга үзгәрә. Монда фонтан булдыралар һәм уңайлы автобуслар тукталышы урнаштырыла.
20 ел узгач бина бозыла, ә эчтәлеге мораль яктан искерә.

Без яңарттык
2018нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Россия тимер юлларының генераль директоры Олег Белозеровка мәдәният сараен шәһәр милегенә бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Җәмгыять әлеге мөрәҗәгатьне хуплый, һәм бер ел узгач, бина Казан шәһәренең муниципаль мәдәният үзәгенә әйләнә. Шунда ук ул ачыкланган мәдәни мирас объекты статусына ия була һәм Казанның мәдәният сарайларын яңарту программасына эләгә.
Төзекләндерү 2019нчы елның июнендә башлана. Бинага тарихи кыяфәтен кайтару өчен фасадлардан мәрмер куптарыла. Өслекне диварларны тикшерү барышында пәйдә булган комлы-сарылы төстәге штукатурка белән эшкәртәләр. Йортның тышындагы һәм эчендәге калку бизәкләр иске фотосүрәтләр ярдәмендә торгызыла.

Эшчеләр
Сабируллова Евгения Гумаровна
Директор
Сабируллов Радик Талгатович
Заместитель Директора
Ибрагимова Гульчачак Фаритовна
Заведующий хозяйством
Плакат
Соңгы
Яңалыклар
«Зиләйлүк» халык җыр студиясе
«Зиләйлүк» халык җыр студиясе Без җырларга өйрәтәбез! Җитәкчесе: Нигъмәтҗанова Гөлия Габдулла кызы Instagram Whatsapp Вокал укытучысы Гөлия Габдулла кызы җитәкчелегендәге
Күңелле карусель
Халык хореография коллективы “Күңелле карусель” Без балаларны 4 яшьтән биергә өйрәтәбез! Җитәкчесе: Конькина Нелли Әдһәм кызы Instagram Whatsapp «Күңелле карусель»